logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Кире җитәкчелеккә
Маганов Наил

Наил Өлфәт улы Маганов

«Ак Барс» хоккей клубы һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты
28 июля 1958

1958 елның 28 июлендә Әлмәт шәһәрендә туган. 1983 елда И.М. Губкина исемендәге (хәзерге вакытта И.М. Губкина исемендәге РГУ НГ) Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру» белгечлеге буенча тәмамлаган.

1976-1981 елларда – «Татнефть» җитештерү берләшмәсе НГДУ ЦНИПР «Елховнефть» скважиналарын тикшерү буенча оператор.

1981-1991 елларда – «Татнефть» җитештерү берләшмәсе НГДУ «Елховнефть» технологы, нефть һәм газ чыгару мастеры, цех башлыгы урынбасары, ЦДНГ № 5 цех башлыгы.

1991-1993 елларда – «Татнефть» җитештерү берләшмәсе «Зәйнефть» идарәсенең Капиталь төзелеш буенча идарә башлыгы урынбасары.

1993-1994 елларда – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең нефть һәм нефть продуктларын сату бүлеге башлыгы.

1994-1998 елларда – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директорының җитештерү буенча урынбасары.

1998-2000 елларда – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары.

2000-2004 елларда – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директорының нефть һәм нефть продуктларын сату һәм эшкәртү буенча беренче урынбасары – нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе башлыгы.

2004-2013 елларда – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директорының беренче урынбасары – нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе башлыгы.

2013 елның ноябреннән – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

СССР нефть сәнәгате министрлыгының Нефть сәнәгате отличнигы. Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының «Мактаулы нефтьчесе». Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе. Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре.

«Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

2016 елдан клубта. Ул клубта эшләгән дәвердә команда түбәндәге уңышларга иреште: Россия чемпионы (2018 ел), КХЛ Чемпионы һәм Гагарин Кубогы иясе (2018 ел).

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...