logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Кире тренеррага
Квартальнов Дмитрий

Дмитрий Вячеславович Квартальнов

Баш тренер
25 марта 1966

Дмитрий Вячеславович Квартальнов 1966 елның 25 мартында Воскресенк шәһәрендә туган. Ул «Химик» командасында тәрбияләнгән, халыкара класслы спорт мастеры.

Һөҗүмче позициясендә уйнаган, «Химик» (Воскресенск шәһәре), СКА (Свердловск шәһәре), СКА МВО (Калинин шәһәре), «Сан-Диего Галлз» (Сан-Диего шәһәре, АКШ), «Бостон Брюинз» (Бостон шәһәре, АКШ), «Провиденс Брюинз» (Провиденс шәһәре, АКШ), «Амбри-Пиотта» (Амбри шәһәре, Швейцария), «Клагенфурт» (Клагенфурт шәһәре, Австрия), «Адлер» (Маннгейм шәһәре, Германия), «Йокерит» (Хельсинки шәһәре, Финляндия), «Ак Барс» (Казан шәһәре), «Северсталь» (Череповец шәһәре), «Крылья Советов» (Мәскәү шәһәре) командаларында чыгыш ясаган.

«Ак Барс» командасында дүрт сезон үткәргән (2000-2004 еллар), Россия чемпионатларында 198 матчта (64 алка + 86 тапшыру) катнашкан.

Уенчы буларак казанышлары: СССР чемпионатларының көмеш (1989 ел) һәм бакыр (1990 ел) призеры. Россия чемпионатларының көмеш (2002 ел) һәм бакыр (2004 ел) призеры. Финляндия чемпионатының көмеш призеры (2000 ел). Швейцария чемпионатының бакыр призеры (1996 ел). Альпенлиганың көмеш призеры (1997 ел). Дөнья чемпионы (1989 ел), Европа (1989, 1991 еллар) һәм СССР җыелма командасы составында Дөнья Чемпионатының бакыр призеры (1991 ел).

2009 елдан тренерлык эшендә. «Северсталь» (Череповец шәһәре), «Сибирь» (Новосибирск шәһәре), ЦСКА (Мәскәү шәһәре), «Локомотив» (Ярославль шәһәре) клубларында баш тренер булып эшләгән.

Тренер буларак казанышлары: Россия чемпионы (2015 ел), Россия чемпионатының көмеш призеры (2016, 2020 елллар), Континент Кубогы иясе (2015, 2016, 2017 еллар), ачылыш Кубогы иясе (2016 ел), «Иң яхшы тренер» (2016 ел).

Loading...
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2020/21 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...