logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
18 сентября 2019

«Ак Барс» - «Нефтехимик». Дерби көне

«Ак Барс» 19нчы сентябрьдә яңа сезонның беренче Татарстан дербисында уйнаячак – «Татнефть Аренага» Түбән Кама «Нефтехимигы» киләчәк, очрашу Мәскәү вакыты белән 19.30 сәгатьтә башлана.

«Нефтехимик» яңа сезонда яхшы старт алды – Вячеслав Буцаев командасы ЦСКА белән уйнаган матчта очколар җыйды (2:3 ОТ), шулай ук Минск «Динамосын» (4:2), Рига «Динамосын» (4:0) һәм «Магнитканы» (3:0) отты. 7 уеннан соң түбәнкамалылар 7 очко җыйды һәм Көнчыгыш конференция таблицасында 7 нче урын алды. Казанга «Нефтехимик» ике җиңелүдән соң килә – күчмә уеннарда «бүреләр» «Автомобилистка» (3:5) һәм «Торпедога» (0:3) оттырдылар.

«Ак Барс» соңгы уенда «Северстальны» җиңде – алкаларны Игорь Ожиганов, Артем Галимов, Патрис Кормье һәм Станислав Галиев керттеләр. 5 уеннан соң «барслар» 8 очко җыйды һәм Көнчыгыш конференциясендә 5 нче урынны алып баралар.

КХЛда Татарстан командалары арасында 41 уен узды: «Ак Барста» 26 җиңү, 15 тапкыр «Нефтехимик» җиңде. Алкаларның аермасы Казан файдасына – 113 - 85. «Ак Барсның» Татарстан дербисында иң яхшы бомбардиры − Данис Зарипов, аның исәбендә - 14 (7+7) очко. «Нефтехимикның» казанлылар белән матчларда очколарны Александр Черников башкалардан ешрак җыйды – аның 9 (2+7) баллы бар.

Татарстанның соңгы дербисында «Ак Барс» отты: узган елның 30 декабрендә казанлылар үз кырларында Алексей Потапов голы белән 1:0 исәбенә җиңде.

«Нефтехимикта» КХЛның икенче снайперы уйный – Павел Порядин 7 матчта 5 алка кертте һәм 1 нәтиҗәле тапшыру ясады. Бер сезон эчендә шәхси снайпер рекордына кадәр аңа 2 гол кертәсе калды.

Рафаэль Бикмуллин КХЛның яңа сезонында беренче хет-трик авторы: «Автомобилист» капкасына һөҗүм итүче 3 алка кертте, ләкин ул җиңелүдән котылырга булышмады. «Нефтехимикның» яшь форварды бүгенге көндә лиганың бомбардирларының топ-15енә керә.

Данис Зарипов алда торган матчта искиткеч билгегә ирешә ала: «Нефтехимик» белән очрашу һөҗүмче өчен «Ак Барс» составында 800нче булачак.

«Ак Барс» − «Нефтехимик» матчы 19 сентябрьдә «Татнефть Аренада» узачак һәм 19.30 сәгатьтә башлана. Билетлар tna-tickets.ru, «Татнефть Арена» кассаларында һәм Kassir.ru сату нокталарында сатыла.

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...