logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
29 сентября 2019

«Ак Барс» - «Нефтехимик». Уен көне

«Ак Барс» 30нчы сентябрь көнне Казанда «нефть матчын» уздырачак – башкалага Түбән Кама «Нефтехимигы» киләчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.

«Нефтехимик» быелгы сезонда яхшы гына старт алды – Вячеслав Буцаев командасы 12 матчта 5 җиңү яулады һәм турнир таблицасының уртасында бара. 28нче сентябрьдә түбәнкамалылар үз кырларында Минскиның «Динамо» клубын җиңде (5:4 Б): бу җиңү аларга конференциядә 7нче урынга чыгарга ярдәм итте. Түбән Кама командасы уенында күпчелекне яхшы гамәлгә ашыруны аерып чыгарырга кирәк – бу күрсәткеч буенча «Нефтехимик» лиганың топ-5 командасына керә (24.4%).

«Ак Барс» 28нче сентябрьдә үз бозында «Куньлунь Ред Старны» 5:0 исәбенә отты – КХЛдагы дебют алкасын Артем Вәлиев кертте, Данис Зарипов һәм Мэттью Фрэттин 3 (1+2) очко җыйдылар, Тимур Билалов «Ак Барста» беренче коры уенын уздырды. Бу уеннан соң Дмитрий Квартальнов командасы голлар саны буенча да, алкаларның уртача саны буенча да лигада иң яхшысы булды.

2019нчы елда «Татнефть» һәм «Ак Барсның» уртак тарихына 15 ел тула, ул бик бай һәм уңышлы вакыт – команда Россия чемпионатында дүрт җиңү (2006, 2009, 2010, 2018), өч Гагарин Кубогы (2009, 2010, 2018), Европа чемпионнары кубогы (2007) һәм Континенталь Кубогын (2008) яулый. Бу датага «Ак Барс» форманың альтернатив комплектын чыгарды – ул нефть төсендә. «Ак Барс» ул формада беренче тапкыр 30нчы сентябрьдә уйнаячак, ә аннары ял һәм бәйрәм көннәрендә узган матчларда файдаланачак.

КХЛда «Ак Барс» «Нефтехимикка» каршы 42 уен уздырды, Казанның 27 җиңүе, 15 - Түбән Кама яулады. «Ак Барсның» бу уеннарда иң яхшы бомбардиры − Данис Зарипов, аның исәбендә 14 (7+7) очко. «Нефтехимикның» казанлылар белән матчларда очколарны ешрак Александр Черников җыйды – аның 10 (2+8) баллы бар.

Көндәшләрнең соңгы очрашуы 10 көн элек узды – Казанда «Ак Барс» «Нефтехимикны» 4:1 исәбенә отты.

«Ак Барс» − «Нефтехимик» нефть матчы 30 сентябрьдә «Татнефть Аренада» узачак һәм Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана. Уенга билетларны онлайн, «Татнефть Арена» кассаларында һәм Kassir.ru сату нокталарында сатыла.

Турыдан-туры трансляция КХЛ ТВ, «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак. Очрашуның текстлы трансляциясен клуб Twitter һәм Telegram аккаунтларында карарга була. Матчка кадәр, аннан соң һәм тәнәфесләрдә клубның «ВКонтакте» рәсми берләшмәсендә Мәхмүт Аракаев, Зөһрә Урахбахтина һәм чакырылган кунаклар белән студия эшлиячәк.

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...