logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
1 октября 2019

«Ак Барс» - СКА. Уен көне

«Ак Барс» үз бозында 2нче октябрьдә СКА белән уйнаячак – очрашу «Татнефть Аренада» узачак һәм Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.

СКА яңа сезонны баш тренер вазыйфасында Алексей Кудашов белән башлады – 13 матчтан соң команда үз активында 19 очко һәм 9 җиңү яулады.

«Ак Барс» «Нефтехимикны» җиңгәннән соң көнчыгыш конференциясен җитәкләде – Дмитрий Квартальнов командасы 11 матчта 18 очко җыйды. «Нефтехимикка» каршы уенда казанлыларга 3:2 исәбе белән җиңүне Эмиль Галимов, Джастина Азеведо һәм Андрей Педан алкалары китерде. «Барслар» КХЛның иң нәтиҗәле командасы булып кала - 11 очрашуда казанлылар 41 алка керттеләр.

КХЛда командалар 27 очрашу үткәрде, СКА 16 җиңү яулады, 11 тапкыр «Ак Барс» отты. Алкаларның аермасы – 69-86 СКА файдасына. «Ак Барсның» СКА командасына каршы матчларда иң яхшы бомбардиры Данис Зарипов, аның 11 очкосы бар (4+7). СКА уенчыларыннан «Ак Барс» белән матчларда очколарны ешрак Сергей Плотников җыйды – 9 (4+5) балл.

Көндәшләрнең соңгы очрашуы узган елның 6 декабрендә узды – Санкт-Петербургта СКА 5:1 исәбе белән җиңү яулады. Ул очрашуда «Ак Барсның» бердәнбер алкасын сакчы Пол Постма кертте.

Питер клубының төп йолдызы - 23 яшьлек Владимир Ткачев. Бу сезонның 13 матчында Ткачев 13 (6+7) очко җыйды, ул иң яхшы бомбардир һәм команданың икенче снайперы.

СКА сакчысы Артем Зуб файдалы күрсәткеч буенча командаданың иң яхшы уенчысы (+9). Рига «Динамосына» каршы уенда Зуб бик матур гол кертте.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье рәттән 7 уенда очко җыя - 9 (3+6). «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан рәттән 3 матчта гол кертә.

СКАның яшь капкачысы Алексей Мельничук - коры матчлар саны буенча КХЛ лидеры: 8 очрашуда 3 тапкыр нольгә уйнады.

«Ак Барс» − СКА матчы 2нче октябрьдә «Татнефть Аренада» узачак һәм Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башланачак. Уенга билетларны онлайн, «Татнефть Арена» кассаларында һәм Kassir.ru сату нокталарында сатыла.

«Ак Барс» − СКА матчын туры эфирда КХЛ ТВ HD, «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары күрсәтәчәк. Очрашуның текстлы трансляциясен «Ак Барсның» Twitter һәм Telegram рәсми аккаунтларында таба аласыз. Матчка кадәр, аннан соң һәм очрашу тәнәфесләрендә клубның «ВКонтакте» берлегендә Мәхмүд Аракаев һәм Зөһрә Уразбахтина белән студия булачак.

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...