logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
19 ноября 2019

«Себер» - «Ак Барс». Уен көне

«Ак Барс» 20нче ноябрьдә «Себер»гә каршы уйнаячак − сезонда икенче тапкыр Новосибирскида көндәшләрнең очрашуы Мәскәү вакыты белән 15:30 сәгатьтә башланачак.

Себерлеләр соңгы матчларда җиңелүләр кичерә: «Ак Барс» белән очрашу алдыннан Николай Заварухин командасы 4 матчта рәттән оттырды. Шуңа да карамастан, сезон буенча «Себер» яхшы гына бара – Көнчыгыш конференциясендә 7нче урын, 26 матчта 14 җиңү һәм 32 очко. Узган матчта Заварухин командасы Мәскәүнең «Динамо»сына кунакта оттырды (2:4) – сезонда беренче голны Юрка Йокипакка рәсмиләштерде, тагын бер алканы Ярослав Хабаров кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Сибирь»ның барлык 4 җиңелүе дә кунакта булды, ә өйдә алар әйбәт чыгыш ясый һәм КХЛда бу күрсәткеч буенча 3нче урында тора.

Казанлылар узган уенда «Трактор»ны җиңде (4:1) – Дмитрий Квартальнов командасына нәтиҗә Владислав Караның дубле, шулай ук Станислав Галиев голы һәм «Ак Барс» өчен Кристиан Хенкельнең дебют алкасы китерде. Лиганың көнчыгышында һәм җыелма таблицасында 43 очко белән 1нче урын: регуляр чемпионатның бу этабында «барслар»ның статистик казанышлары әнә шундый. «Сибирь»га каршы матч белән казанлылар чираттагы күчмә серияне башлый һәм, мөгаен ул, бик җитди булачак - Новосибирскида узган уенда Квартальнов командасы оттырды.

«Себер» − «Ак Барс» матчын туры эфирда КХЛ ТВ HD, «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары күрсәтәчәк. Очрашуның текстлы трансляциясен Twitter һәм Telegramда Казан клубының рәсми аккаунтларында карарга була. Уенга кадәр һәм аннан соң, шулай ук тәнәфесләрдә «ВКонтакте»дагы «барслар» берләшмәсендә Мәхмүт Аракаев һәм Зөһрә Уразбахтина белән студияне эзләгез.

Популяр яңалыклар
Барлык яңалыклар
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...