logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
23 August 2020

«Ак барс» - TANECO Чемпионнар Кубогы иясе!

Дмитрий Квартальнов командасы Гагарин Кубогы ияләре арасында узган турнирның беренче җиңүчесе булды.

«Барслар»  беренче тәнәфескә үк ике алка кертеп киттеләр. Башта Данис Зарипов икеләтә күпчелектә кискен почмактан ыргытты, ә период тәмамланганчы биш секунд кала шул ук Зарипов Василий Кошечкин капкасының югары почмагына 2:0 исәбен ясап матур бәрү башкарды.

Казанлылар уен барышын контрольдә тотуны дәвам итте һәм матч уртасында көндәшләрен тагын бер кат ялгышырга мәҗбүр иттеләр. Артем Галимов алканы «Магнитка» сакчысыннан чит зонадан алып, Кошечкин яныннан көчле бәрү башкарды – 3:0. Ләкин шуннан соң мәйдан хуҗалары рәттән өч кагыйдә бозу башкарды, бозда өчәү калдыдар һәм Тэйлор Бекка кертергә мөмкинлек бирделәр.

Ә өченче период башында «Ак Барс» үзенең өстенлеген арттырды. Кристиан Хенкель зәңгәр сызыктан бәрде, ә Михаил Фисенко капкага кәшәкәне уңышлы куйды һәм исәп 4:1 булды. Алты минуттан соң Артем Миңнулин күпчелектә вакытта алка кертте һәм «Металлург»ны уенга кире кайтарды.

Шуннан соң Юхо Ламмикко Урал хоккейчыларына өченче голын кертте, алканы якын арадан капкага озатты. Матчның соңгы минутларын кунаклар 6:4  форматында үткәрделәр, ләкин«Ак Барс» уенчылары үз – үзләрен аямыйча капканы саклап калды. Соңгы исәп 4:3, казанлыларның үз турнирында беренче җиңүе бар!

«Ак Барс» – «Металлург – 4:3 (2:0, 1:1, 1:2)

1:0. Зарипов (Викстранд, 17:50, 5х3)

2:0. Зарипов (Хованов, 19:55)

3:0. Галимов (30:11)

3:1. Бек (Ламмикко, 36:26, 5х4)

4:1. Фисенко (Хенкель, Лукоянов, 42:15)

4:2. Минулин (Бек, Яковлев, 48:11, 5х4)

4:3. Ламмикко (Песонен, 54:15)

Казань, «Татнефть Арена». 1449 зрителей

Капкачылар: Билялов – Кошечкин.

Хөкемдарлар : Константин Оленин, Алексей Белов, Ильнур Галимов, Артём Савенков.

«Ак Барса» составы:

Капкачылар: Тимур Билялов (Адам Рейдеборн);

Дмитрий Юдин – Никита Лямкин, Михаил Фисенко – Александр Бурмистров – Артём Лукоянов (А);

Кристиан Хенкель – Николай Богатов, Никита Дыняк – Артём Галимов – Дмитрий Воронков;

Альберт Яруллин (А) – Микаэль Викстранд, Савелий Кувардин – Патрис Кормье – Кирилл Петров;

Даниил Четвериков, Виктор Тихонов – Александр Хованов – Данис Зарипов (К);

Илья Сафонов, Дмитрий Кателевский.

«Металлург» составы:

Капкачылар: Василий Кошечкин (Юхо Олкинуора);

Михаил Пашнин (А) – Артём Минулин, Богдан Потехин – Николай Прохоркин – Сергей Плотников (К);

Григорий Дронов – Егор Яковлев (А), Харри Песонен – Юхо Ламмикко – Тэйлор Бек;

Владислав Сёмин – Никита Хлыстов, Андрей Чибисов – Андрей Нестрашил – Максим Карпов;

Вадим Антипин, Егор Коробкин – Архип Неколенко – Игорь Швырёв;

Илья Николаев, Юрий Платонов.

Популяр яңалыклар
Барлык яңалыклар
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...