logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
13 ноября 2020

«Татнефть» эшкәртелгән пластиктан «Ак Барс» формасын тәкъдим итте

«Ак Барс» хоккей клубы КХЛда эшкәртелгән пластиктан форма кигән беренче клуб булачак. Бу - «Татнефть» компаниясенең әйләнә-тирә мохитне нефть эшкәртү продуктлары белән пычрануны киметүгә юнәлтелгән экологик проект.

«Ак Барс» ның яңа формасы кара төстә эшләнгән, генераль спонсор – «Татнефть» нефть компаниясе белән тыгыз элемтәдә торуны ассызыклый. Комплектлар эшкәртелгән пластик шешәләрдән эшләнгән һәм үз характеристикалары буенча традицион экземплярдардан калышмый. Һәр уен свитерында аны булдыру өчен кирәкле шешәләрнең төгәл саны күрсәтелгән-36дан 46га кадәр. Киемгә сурәт төшерү методы - сублимацион бастыру. Өстәмә тегеп кую элементлары булмау свитерны кабат эшкәртүгә җибәрергә мөмкинлек тудыра.

ПЭТ-шешәне хоккей формасына эшкәртү процессы 6 этапта уза: төсләр буенча тараларны бүлү, чистарту, пластик гранулага ваклау, эретү, җепләр сузу һәм тукыма ясау.

Элегрәк «Татнефть» «Татнефть Арена» да чүпне аерым җыю системасын куллана башлаган иде.

Наил Маганов, «Татнефть» генераль директоры:

– Без «Ак Барс» ның Россия хоккей кысаларында беренче булып икенчел материалларны куллана башлавына шат. Бу безнең спорт өчен яхшы тренд булыр, һәм без барыбыз бергә әйләнә-тирә мохит торышына уңай йогынты ясый һәм аңа сак караш тәрбияли алырбыз дип ышанабыз. Экология һәрвакыт «Татнефть»нең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да, компания табигатьне саклауга һәм торгызуга аерым игътибар бирә.

Эшкәртелгән материалларны эштә куллану мөмкинлеге-углерод эзен киметү буенча безнең эштә мөһим адым. Команда ял көннәрендә өй мәйданында эшкәртелгән пластиктан альтернатив комплектта чыгыш ясаячак.

Яңа кара формада «Ак Барс» бозга беренче тапкыр 14нче ноябрьдә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына каршы матчта чыгачак - очрашу Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана. Уен Татарстан Республикасының нефть сәнәгатенә багышланачак.

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2020/21 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...