logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
25 декабря 2020

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккейчыларына «ТАССР оешуга 100 ел» медальләрен тапшырды

25 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» командасын кабул итте. Тантана вакытында ТР Президенты уенчыларга, тренерларга, команда персоналына һәм клуб җитәкчелегенә «ТАССР оешуга 100 ел» медальләрен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын һәм 2019/20 ел сезонында Россия чемпионатының көмеш медальләрен тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2019/20 елгы КХЛ сезоны коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытыннан алда тәмамланды. 2020 елның җәендә Россия Хоккей федерациясе даими чемпионат һәм плей-оффның беренче раунды нәтиҗәләре нигезендә ил чемпионаты призерларын билгеләргә карар кылды. Шулай итеп, «Ак Барс» 2019/20 елгы Россия чемпионатының көмеш призеры булды.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:

– Узган сезон бөтен дөнья спорты өчен авыр булды. Кискен көрәштә безнең команда Көнчыгыш конференциясендә беренче урынны алды һәм плей-оффның беренче раундында җиңү яулады.

Беренче урынны алу мөмкинлеге дә бар иде дип саныйм. Кагыйдә буларак, без бирегә алтын призерларны чакырабыз, әмма безнең өчен – сез чемпионнар. Бу бүләкләрне без чемпионнарныкы буларак тапшырабыз. Сез Гагарин кубогының дүртенче кубогы безгә килсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез, әмма вәзгыять башка, хәзер киләсе җиңүләр өстендә эшләячәкбез. Сез киләчәктә дә безне спорт казанышлары белән сөендерерсез дип ышанам. Агымдагы сезонның башлангыч нәтиҗәләре моны раслый. Сезгә уңышлар һәм җиңүләр телим!

Наил Маганов «Ак Барс» президенты:

– Безнең клубка һәм командага биргән игътибары өчен Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт. Без «Ак Барс»та казанышларыбыз өчен бөтен республика алдында үз җаваплылыгыбызны төгәл аңлыйбыз, без республикабызны бөтен ил алдында танытабыз. Республика һәм «Ак Барс»ның үзара мәхәббәте бер-берсенә бәйле -Татарстанның барлык кешеләре дә безнең нәтиҗәләр өчен борчылалар, без аларның уеннарга йөрүләрен, борчылуларын күрәбез, кайвакыт тәнкыйтьлиләр. Без моңа шат һәм ярдәмнең дәвам итүен телибез, чөнки без шулай көчлерәк булабыз. Алда сезонның иң мөһим өлеше. Без ярты елдан соң янә Кремльгә килер өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез,

Популяр яңалыклар
Барлык яңалыклар
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2020/21 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...