logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
13 февраля 2021

«Ак Барс» хоккейчылары «Хоккей – һәркемгә» хәйрия матчында катнашты

13 февральдә «Татнефть Арена» да «Хоккей – һәркемгә» проектының бишенче хәйрия матчы узды. Әлеге чара «Ак Барс» хоккей клубы, «День добрых дел» хәйрия фонды ярдәмендә, Татарстанның Төнге хоккей лигасы тарафыннан оештырылды.

«Татнефть арена» бозында «Вымпел» һәм «Метеор» командалары очрашты. 10 бала «штурманнар» ярдәме белән инвалид коляскасында яки следж хоккее өчен махсус чанада хәрәкәт иттеләр.

Яшь хоккейчыларны бозда «Ак Барс» уенчылары Данис Зарипов, Александр Бурмистров, Дмитрий Юдин, Альберт Яруллин һәм Тимур Билялов, шулай ук казанлыларның баш тренеры Дмитрий Квартальнов, «барслар» ның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов һәм клубның башкарма директоры Мансур Усманов озатып йөрде.

Моннан тыш, уенда Татарстанның Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов һәм Төнге лига Советы әгъзасы Ирек Гыймаев катнашты.

Командалар 20 минутлык ике период үткәрделәр, очрашу тигез нәтиҗә белән тәмамланды – 4:4. Финал сиренасыннан соң хоккейчы балаларга «Ак Барс» һәм Төнге хоккей лигасыннан истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Популяр яңалыклар
Барлык яңалыклар
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...