logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
26 февраля 2021

«Ак Барс» «татар матчы» үткәрәчәк

27 февральдә «Ак Барс» хоккей клубы «Татнефть Арена» без сараенда Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы уйнаячак. Матч татар мәдәниятенә багышланачак һәм милли стильдә бизәләчәк.

«Татнефть Арена»да җанатарларны күңел ачу программасы көтә. Урамда ук тамашачылар кышкы Сабантуй атмосферасына чума алачак: боз сарае янында бу бәйрәм өчен традицион конкурслар оештырылачак.

Активлык зоналары уен башланганчы сәгать ярым кала ачылачак. Арена фойесында кунакларны татар әкиятләре персонажлары образларында аниматорлар каршы алачак. 7 сектор янында «Татар өе»тематик фотозонасы ачыла. Шулай ук җанатарлар милли биюләр һәм күн мозаикасы буенча берничә мастер-класста катнаша ала.

Матч вакытында алып баручылар Аренада ике телдә – татар һәм рус телләрендә эшләячәк, ә гимннарны һәм беренче периодта музыкаль номерларны Just Brass төркеме башкарачак. Тәнәфес вакытында Аренада Сабантуй өчен традицион конкурслар узачак.

«Ак Барс» белән ЦСКА матчы 17:00 сәгатьтә башлана. Нәкъ менә бу командалар даими чемпионат җиңүчесе һәм Континент Кубогы иясен билгеләячәк. Бу очрашуга барлык билетлар да сатылып беткән.

Популяр яңалыклар
Барлык яңалыклар
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...