logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
22 марта 2021
События

«Ак Барс» хоккей командасының Уфадагы хәл турында рәсми белдерүе

image

Бу инцидент 21 мартта «Салават Юлаев» һәм «Ак Барс» командалары арасында Көнчыгыш конференциясенең ярымфинал сериясенең өченче матчы башланыр алдыннан булды. Башкортстан Республикасы гимны башкарылган вакытта «Ак Барс» җанатарларының кунак секторы команданың исемен яңгырата башладылар.

Уфадагы җанатарларыбыз музыкаль өлештән капеллга күчкәндә, паузаны техник заминка буларак кабул иттеләр. Шул сәбәпле, кунак секторы уен башланыр алдыннан, Гагарин Кубогы матчы атмосферасы таләп иткәнчә, үз командасына ярдәм итә башлады.

«Ак Барс» ике республика арасында дустанә мөнәсәбәтләрне тулысынча хуплый, КХЛда иң мавыктыргыч каршы тору – «Яшел дерби»ның уртак брендын үстерә. Даими чемпионат матчларында командалар формаларында Башкортстан һәм Татарстан флаглары ясалган, клубларның фан-хәрәкәте тыгыз элемтәдә тора һәм уртак хоккей матчлары уздырыла. «Ак Барс»  КХЛ матчлары башланыр алдыннан милли Гимннарны башкару мөмкинлегенә хөрмәт белән карый.

21 мартта «Уфа-Арена» да булган хәл – Казан командасы җанатарларының планлаштырылган акциясе түгел, ә аңлашылмаучанлык. Фан-хәрәкәт җитәкчеләре арасында матч вакытында ук инцидент уңаеннан конструктив сөйләшү булды. Әйтергә кирәк, диалог җанатарлар төркемнәре арасында конфликтларсыз һәм коррект формада узды.

«Ак Барс» бу хәлгә үкенә һәм КХЛның дисциплинар регламенты нигезендә җәза кабул итәчәк. Клуб алга таба мондый хәл кабатланмасын өчен барлык чараларны да күрәчәк.

 

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2020/21 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...