logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
23 марта 2021
Матч

«Ак Барс» – финалда: җиңүләр җиңел бирелми!

image

Ике ел рәттән плей-офф уеннарының ярымфиналында язмыш ике күрше республика командалары: «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев»ны бергә очраштырды. Узган сезонда, билгеле сәбәпләр аркасында җанатарлар әлеге каршылыкны күрми калган булса, быел «Яшел дерби» барлык хоккей яратучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә алды.

Даими чемпионат вакытында әлеге ике көндәш үзара каршылыкны билгеләп куйган иде инде. Ул вакытта казанлылар «Татнефть-Арена» боз сараенда ике очрашуда өстен чыкты. Уфада, киресенчә «Салават Юлаев» үз өстенлеген билгели. Мондый нәтиҗәләргә нигезләнеп, хоккей белгечләре дә әлеге сериядә ким дигәндә 6-7 очрашуга өметләнгәндер. Тик Дмитрий Квартальнов шәкертләренең максаты башкачарак булып чыкты...

Беренче уеннан ук  «Ак Барс» өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтә. Көндәшләрнең төп коралы булган - беренче легионерлар өчлеге дә хәтта әлләни матур уен күрсәтә алмыйлар. Кормье, Глухов, Воронков һәм Доус көндәшләргә бер мөмкинлек тә калдырмый. Ә капкада, гадәттәгечә Тимур Билялов үзенең ышанычлы уенын күрсәтә алды.

Ышанычлы җиңүдән соң, гадәттә, киеренке каршылык булганын һәр хоккейчы да аңлый иде. Чынлыкта шулай булып чыкты да. Икенче матчның төп вакыты тигез исәп белән төгәлләнә. Найджел Доус аннан алда кергән алкага җавап кайтарып очрашуны овертаймга күчерәләр. Ә плей-оффта овертайм ул шул ук гадәти период инде. Командалар нәтиҗәле алка керткәнче уйныйлар. Станислав Галиев эшне озакка сузмыйча, уңайсыз почтмактан алканы Юха Метсола капкасына җибәрде. Шул рәвешле, серия «Ак Барс»файдасына 2:0 булып Уфага күчте.

Башкортстан җирлегендә көндәшләрдән бөтенләй башка уен һәм нәтиҗә көткәннәр иде. Беркем дә «Яшел дерби» тиз генә төгәлләнә алуына ышанмады. Ләкин хоккейда һәр матчка әзерләнеп, һәр уенның башыннан ук үз көчеңне исбатларга кирәк шул. «Ак Барс» хоккейчылары да шулай эшләде. Өченче уен башында ук Кирилл Петров үзенчәлекле алка кертеп, җирле тамашачыларның кәефен төшерде.  Дөрес, шатлык озакка сузылмый. Дмитрий Кугрышев шунда ук исәпне тигезләде. «Ак Барс»ны туктатып калу җиңел түгел иде. Һөҗүмнәрнең берсе Михаил Глуховның нәтиҗәле бәрүе белән төгелләнә. Бу алка хәлиткеч булды.

Дүртенче уен сериядә соңгысы булуына «Ак Барс» хоккейчылары өметләнгән иде, тик көндәшләр бозга төп көрәш алда булуын истә тотып чыктылар. 4 минут кала таблодагы исәп казанлылар файдасына 3:0 иде. Петров, Воронков һәм Галиев янә үзләрен уңай яктан күрсәтә алды. Мәйдан хуҗалары өченче период ахырында гына уянып китә. Бу мизгелдә генә «Яшел дерби»ның нәрсә икәненә төшенә башлаганнардыр, мөгаен. «Салават Юлаев» ике алка кертә һәм уенны коткарып калырга якын иде. Бәхеткә, сирена яңгырый һәм «Ак Барс» дүрт уенда ышанычлы җиңү яулап, серияне тиз генә тәмамлый алды.

Шулай итеп, быелгы плей-оффта «Ак Барс»сигез уенның сигезендә җиңү яулап Көнчыгыш конференциясенең беренче финалисты булды. Хәзер казанлылар көндәшне көтеп торачак. Ул «Авангард» һәм «Металлург» каршылыгында билгеле булачак. Кубокка кадәр 16 уенның яртысын үттек, алда - тагын 8 җиңү кирәк.

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2021/22 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...