logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
30 апреля 2021
События

Дмитрий Квартальнов «Ак Барс»та эшен дәвам иттерәчәк!

image

«Ак Барс» баш тренер Дмитрий Квартальнов белән контрактны озайтты. Килешү «1+1» схемасы буенча – 2022/23 сезон ахырына кадәр, команда уңышлы чыгыш ясаган очракта тагын бер сезонга озынайтыла.

Дмитрий Квартальнов ике ел эшләү дәверендә казанлылар ике тапкыр Россия чемпионаты призерлары булды. 2019/20 сезонда «барслар» – көмеш, 2020/21 сезонда бронза медальләргә лаек булды.

Квартальнов җитәкчелегендә «Ак Барс» ике ел рәттән даими чемпионатта Көнчыгыш конференциясендә җиңү яулады һәм үз мәйданнарында җыелган очколар буенча лиганың иң яхшы командасы булып танылды.

2019/20 сезонында казанлылар, 44 матчны отып, җиңүләр саны буенча клуб рекордын куйды. «Барслар» соңгы ике даими чемпионатта 178 һәм 185 алка кертте – бу 2011 елдан иң нәтиҗәле сезоннар.

Рафыйк Якубов, «Ак Барс»ның генераль менеджеры»:

– «Ак Барс» җитәкчелеге Дмитрий Квартальновның эшеннән канәгать. Аның фәлсәфәсе яшьләрне үстерү һәм җәлеп итү буенча клубның стратегик максатларына туры килә.

Популяр яңалыклар
Барлык яңалыклар
Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2020/21 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...