logologologo
cup
Гагарин Кубогы иясе 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Россия чемпионы 1998, 2006, 2009, 2010 һәм 2018 еллар
cup
Европа чемпионнары Кубогы иясе 2007 ел
cup
Континенталь Кубогы иясе 2008 ел
ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис»
катнашындагы матчларның генераль иганәчесе
Барлык яңалыкларга
25 мая 2021
События

«Ак Барс» Рафыйк Якубовка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерә!

image

«Ак Барс» хоккей клубы һәм Рафыйк Якубов хезмәттәшлекне туктату турында килештеләр.

2021/22 сезонында генераль менеджер вазыйфасына элек селекция хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Марат Вәлиуллин билгеләнә.

Наил Маганов, «Ак Барс» Президенты:

– «Ак Барс» һәм «Татнефть» хоккей системасы Рафыйк Хәбибулла улына нәтиҗәле һәм уңышлы эше өчен рәхмәт белдерә. Аның профессиональлеге ярдәмендә үз лигаларында Әлмәт «Нефтянигы» һәм Казан «Ак Барс»ы чемпион булды, бу безнең клублар үсешендә бәяләп бетергесез дәрәҗә.

Рәфыйк Якубов:

– Минем өчен үзем өчен туган клубымда шундый вазыйфада эшләү дәрәҗәле булды. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка «Ак Барс»белән бергә Гагарин Кубогында җиңү мөмкинлеге һәм ышанычы өчен рәхмәтлемен. Җанатарларга, уенчыларга һәм клуб персоналына ярдәм итүләре һәм уртак эшләре өчен рәхмәт.

Безнең команда, куәтле клуб системасына таянып, иң югары нәтиҗәләргә ирешүне дәвам итәр дип ышанам.

 

Безнең рассылкага язылыгыз
subscription-bg
«Ак Барс» ХК, «Барс» һәм «Ирбис» командалары катнашыда уеннар иганәчесе
2020/21 сезоны КХЛ чемпионаты партнерлары
logo
Loading... Loading... Loading...